- туры
- I. с. 1. Кәкре-бөкре түгел, бөгелмәгән, төз. рәв. Бөгелмичә, төз 2. и. мат. Туры сызык 3. Иң кыска, иң якын. Пунктларны турыдан-туры тоташтырган (элемтә, юл һ. б.) 4. рәв. Ике арада тукталмыйча, кермичә. Арадагы инстанцияләрне читләтеп узып 5. рәв. Башка бернигә керешмичә, читкә тайпылмыйча 6. рәв. Нәкъ каршыга таба, алга. Йөз белән торган юнәлешкә. Авыш яки кыйгачлап түгел, туры почмак ясап 7. рәв. Төз (ату тур.) 8. и. күч. Уендагын яшермичә, ачыктан-ачык әйтүче. с. Яшермичә әйтелгән (уй-фикер, сүз тур.) 9. рәв. Чын, дөрес, рас 10. күч. Гадел, хатасыз т. хөкем. Гадел, намуслы т. кәсеп. Саф күңел белән 11. күч. Хыянәтсез, турылыклы 12. лингв. Төп, беренчел (сүз мәгънәсе тур) ; киресе: күчмә 13. мат. туры пропорциональ бәйләнеш. ТУРЫ ИТ – Майсыз, кара ит. ТУРЫ КАНАТЛЫЛАР – Ике пар тупас алканатлары булган бөҗәкләр отряды. ТУРЫ КЕСӘ – Авызы горизонталь уелган ачык кесә. ТУРЫ МӘРӘ (ТӘ) – Чүрәкәй уены. ТУРЫ ПАРАЛЛЕЛЕПИПЕД – Ян кабыргалары (яки ян кырлары) нигезенә перпендикуляр булган параллелепипед. ТУРЫ ПОЧМАК – Бер почмагы туры (90 гр.) булган. ТУРЫ ПРИЗМА – Ян кабыргалары нигез яссылыгына перпендикуляр булган призма. ТУРЫ САЛЫМ – Аерым кеше яки оешманың керемнәренә, милкенә салына торган салым. ТУРЫ СӨЙЛӘМ – лингв. Үзгәртелмичә бирелгән башка кеше сөйләме. ТУРЫ ТӘМАМЛЫК – лингв. Төшем килеше форм. тәмамлык. ТУРЫ ЭЧӘК – Эчәклекнең ахыргы өлеше. ТУРЫ ӘВЕСЛЕК – Төз лапас. II. ТУРЫ – Кара койрыклы һәм кара яллы кызылсу җирән (ат төсе тур.). ТУРЫ БУРЛЫ – Соргылт йон катнашкан туры (ат тур.)
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.